Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 июль 2021, 15:22

Сөенче, балтачлылар, пенсияләр артачак!

Индексация, гадәттәгечә, 1 гыйнвардан башланачак һәм картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2024 елда 20 388 сумга кадәр артачак.

Индексация, гадәттәгечә, 1 гыйнвардан башланачак һәм картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2024 елда 20 388 сумга кадәр артачак.

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе сайтында хәбәр ителүенчә, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Русия өчьяклы комиссиясе 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Русия Пенсия фонды бюджетын карады. Индексацияне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2024 елда 20 388 сумга кадәр артачак, диелә анда.

Иминият пенсияләрен индексацияләү, гадәттәгечә, 1 гыйнвардан башланачак. 2022 елда индексация күләме — 5,9, 2023 елда - 5,6, ә 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәргә тиеш. 2022 елда пенсия — 18 447 сум, 2023 елда 19 399 сум тәшкил итәчәк.

Июнь азагында Үзәк Банк әйдәп баручы дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) белән берлектә яңа пенсия реформасын әзерләде. Ул русиялеләрне булачак пенсияне туплау процессында активрак катнашырга этәрергә тиеш, ди белгечләр.

Фото
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: