Иң югары үлүчеләр саны Бакалы районында күзәтелгән. Анда 2020 елның гыйнвар-апрель айларында 158 кеше үлгән (ягъни 1 000 кешегә 18,6). Аннан соң Миякә (18,3 яки 147 вафат булган), Борай (18,2 яки 125), Архангель (18,2 яки 104) һәм Авыргазы (18,1 яки 191) районнары бара.
Үлем санының иң түбән дәрәҗәсе Уфа районында (9,4 яки 311 кеше), шулай ук Нефтекама (9,6 яки 452) һәм Октябрьский (9,8 яки 370) шәһәрләрендә теркәлгән.