Балтач таңнары
-4 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 Май 2019, 09:48
"Демография" — балалар күбрәк туа, картлар озаграк яши
Башкортстан күпбалалы гаиләләр саны буенча Идел буе федераль округында әйдәүче урынны били.
Башкортстан күпбалалы гаиләләр саны буенча Идел буе федераль округында әйдәүче урынны били.
Республикада барлыгы 50 меңнән артык шундый гаилә исәпләнә, аларда 160 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә ел саен төбәк бюджетыннан бер миллиард сумнан артык акча бүленә. Быел федераль үзәк өченче яисә аннан соң туган балаларга өч яшь тулганчы түләүләр өчен 752 миллион сум акча бүлә. Ә беренче бала туу белән бәйле пособиеләр түләү өчен янә 2,6 милилард сум акча күчерелә.
1,5-3 яшьлек сабыйларга балалар бакчаларында урыннар проблемасын хәл итү өчен республика 1,4 миллиард сум федераль субсидия алачак. Бу акчага заманча 7 балалар бакчасы төзергә мөмкин. Һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә киләсе елда республикага 175,5 миллион сум акча бүленәчәк.
Гомумдәүләт проектының тагын бер җитди бурычы — 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү. Шул ук вакытта озын гомерлеләр сәламәт һәм актив булырга тиеш.
Чыганак: “Кызыл таң”.
#нацпроекты #владимирпутин
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?