Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 март 2019, 11:00

Телевизор — гаилә дусты

Республикада дәүләт исәбенә юлдаш телевидениесе тәлинкәләре куела башлады

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә юлдаш телевидениесе корылмаларын сатып алуда һәм урнаштыруда санлы эфир телевидениесе зонасыннан читтә яшәүчеләргә ярдәм каралган. Ул пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр алучылар һәм балага айлык пособие алучы аз керемле гаиләләргә күрсәтелә.
— Бүгенге көнгә әлеге яр­дәмгә дәгъва итүчеләрдән 300 гариза килде, — ди республи-каның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов. — Алар 3 июньгә кадәр кабул ителә. Ярдәмгә хокукы булган һәркем муниципалитетта бу мәсьәлә өчен җавап бирүче хезмәткәргә мөрәҗәгать итә ала, анда кирәкле документларны тупларга ярдәм итәчәк­ләр. Әлеге документлар исемлеге һәм бу мәсьәләгә җаваплы хезмәткәр­ләрнең контактларын Матбугат агентлыгы сайтында белергә була. Санлы эфир зонасыннан читтә яшәүче торак пунктларының исемлеге РТРС сайтында бар. Юлдаш телевидениесе корылмаларын дәүләт исәбенә урнаштыру тәртибе турында белешмәләр өчен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгындагы “кайнар линия” телефоны — (347) 218-07-83. Анда эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин, төшке ял — 13-14 сәгатьләрдә.
Чыганак кызыл таң
Читайте нас: