Сәхапова Ирина Рәлиф кызы, Балтач район үзәк хастаханәсе хезмәткәре, Дәүләт бүләге — «Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен»медале белән бүләкләнде.
Ирина Рәлиф кызы 1992 елда Уфаның 1нче медицина училищесын тәмамлый. 33 ел эшләү дәверендә ул үзен югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтте, шуның 20 елын Богдан ФАПында эшләүгә багышлады. Аның күпъеллык намуслы хезмәте һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур өлеше нәтиҗәсендә Ирина Рәлиф кызы әлеге мактаулы бүләккә лаек булды.
Ветераннарыбызның онытылып калмавы да сөендерә.
Больницага 45 елдан артык гомер биргән Сабиров Рәшит Фәүзи улы әлеге тантананың хөрмәтле кунагы иде. Аның күпъеллык тәҗрибәсе һәм һөнәргә тугрылыгы медицина хезмәткәрләренең яңа буынын илһамландыра һәм лаеклы рәвештә бөтен коллективның тирән хөрмәтен уята.