Спорт мәйданчыкларында энергия, дәрт һәм команда рухы хөкем сөрде. Өч дисциплинада көч сынаштылар: җиңел атлетика кроссы, рус шашкалары, өстәл теннисы Балтач үзәк район хастаханәсе командасы барлык юнәлешләрдә дә катнашты һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: Кәримов Илдар Эрнстович — яшүсмерләр арасында шашка буенча 1 нче урын. Муллахметов Айдар Гальтафович, участок педиатры - үз яшь категориясендә кросста 2 нче урын. Кәримов Эрнст Дилмөхәммәт улы, УЗИ табибы-шашка буенча 3 нче урын. Барлык катнашучылар спорт культурасын үстерүгә, команда рухын ныгытуга һәм медиклар арасында сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрүгә керткән өлешләре өчен дипломнар һәм Рәхмәт хатлары лаек булдылар.