Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 Май , 10:30

Медицина советы фәһемле

Балтач үзәк район хастаханәсендә участок терапевтлары , ФАП фельдшерлары катнашында медицина советы узды, анда медицина ярдәмен оештыру һәм нәтиҗәлелек мәсьәләләре каралды.

Медицина советы фәһемле
Медицина советы фәһемле

Кереш сүз белән Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Гыйльметдинов Салават Фаат улы чыгыш ясады. Медицина юнәлеше буенча баш табиб урынбасары — Хәбирова Раушания Рәфис кызы - «2025 елның апрелендә һәм 2025 елның беренче дүрт аенда яман шешнең  үлемгә китергән очракларына анализ »докладын тәкъдим итте.   АПС мөдире Абрарова Алиса Вячеславовна диспансер күзәтү карталарын тутыру буенча укулар уздырды һәм "Сәламәтлек поезды" акциясе турында сөйләде.  Балтач үзәк район хастаханәсе өлкән фельдшеры Имаева Светлана Тәфкил кызы РМИАСта ФАП фельдшерларының апрель аендагы эшенә анализ ясады.

Медицина советы нәтиҗәле үтте, агымдагы нәтиҗәләргә бәя бирергә һәм район халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юлларын билгеләргә ул мөмкинлек бирде.

 

Автор:
Читайте нас