Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 Май , 11:05

Сирень хуш ис кенә түгел, ә шифа чыганагы да

Сирень чәчәкләре төнәтмәсе күп чиргә дәва ул. Ни ндидәргә? Укыгыз!

Сирень хуш ис кенә түгел, ә шифа чыганагы да
Сирень хуш ис кенә түгел, ә шифа чыганагы да

Сирень чәе теш авыртуыннан коткара. 3-6 яфраклы сирень ботагы өстенә 1 л салырга, капкач астында берничә минут кайнатырга, суы кайнардан җылыга кадәр әйләнгәнче тотарга, 5-10 минут дәвамында авызны чайкарга кирәк.

Сирень чәчәкләре төнәтмәсен ревматизм, тозлар һәм үкчә шпорлары утырганда кулланалар. Киптерелгән чәчәкләргә 1:10 нисбәтендә 40%лы спирт салырга, 8-10 көн тыгыз капкач белән ябып  савытта тотарга, аннары көненә 2-3 тапкыр 30 тамчы кулланырга һәм бер үк вакытта төнәтмә белән авыру урыннарга компресс ясарга. Яз көне банканы гади сирень чәчәкләре белән тыгыз итеп тутырыгыз һәм 40%лы аракы белән тутырыгыз. 2 атнага җылы урында тотарга кирәк. Радикулит вакытында төнәтмәне угыч итеп кулланырга, ә салкын тидергәндә аны көненә 1 тапкыр 20-30 тамчыны ярты стакан суга салып кулланырга.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

 

Автор:
Читайте нас