Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 Май , 11:04

Меңнәрчә кеше гомерен саклап калган табиб

Бу еллар эчендә  Рафил Нәбиуллин күп эшләр башкарды: меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды, исәпсез-хисапсыз кешеләргә авыруларны һәм җәрәхәтләрне җиңәргә ярдәм итте, хезмәттәшләре өчен чын үрнәк һәм яшь табибларга остаз булды. Хәзер тормышында яңа баскычка күтәрелде.

Меңнәрчә кеше гомерен саклап калган табиб
Меңнәрчә кеше гомерен саклап калган табиб

"Балтач үзәк район хастаханәсендә Нәбиуллин Рәфил Муллахановичны искиткеч бай һәм нәтиҗәле карьерасыннан соң лаеклы ялга озаттылар. Аның гомуми эш стажы 39 ел тәшкил итә-дүрт дистәгә якын вакыт. Фидакарь хезмәт, осталыгын даими камилләштерү һәм пациентлар турында кайгырту белән тулы еллар. Бу чор эчендә ул  күп эшләр башкарды: меңнәрчә кеше гомерен саклап калды, исәпсез-хисапсыз кешеләргә авыруларны һәм җәрәхәтләрне җиңәргә ярдәм итте, хезмәттәшләре өчен чын үрнәк һәм яшь табибларга остаз булды. Аның профессиональлеге, игелеге һәм һәр пациентка игътибарлылыгы лаеклы рәвештә ихтирам һәм рәхмәт уята. Безнең янәшәдә шундый булдыклы белгеч эшләве белән горурланабыз, аның өчен медицина — һөнәр генә түгел, ә булмышы. Бүгенге көн — бер үк вакытта шатлыклы да, бераз күңелсез дә, чөнки бергә озын юл үткән хезмәттәшең белән аерылышу һәрвакыт катлаулы вакыйга. Бөтен медицина коллективы исеменнән Рәфил Муллахановичка ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа кызыклы тәэсирләр һәм лаеклы ялда тыныч, бәхетле гомер телибез! Бәяләп бетереп булмый торган өлешегез өчен рәхмәт — сезнең хезмәтегез безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Киләчәктә үткән еллардан шатлык һәм канәгатьлек кенә булсын!"

Шундый постны Рәфил Муллахановичның хезмәттәшләре язган. Рәхмәт сүзләре белән аның хезмәтенә  югары бәһа, соклану һәм горурлану мохите ачык чагыла монда. 

Тырыш шәхескә җан тынычлыгы, якты өмет,  чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек телисе килә.

 

 

Автор: Рима Валиева
Читайте нас