Поликлиникалар 2025 елның 2, 3, 8, 10нчы маенда шимбә графигы буенча эшләячәк (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр).
- 2025 елның 1, 9 маенда – бәйрәм көне графигы буенча (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр). 2025 елның 1, 2, 3, 8, 9, 10нчы маенда шулай ук диспансеризация һәм һөнәри карау узарга мөмкин булачак.
- Хатын-кызлар консультацияләре эшләячәк 1, 2, 3, 8, 9, 10нчы майда. Шул ук көннәрдә йөкле хатын-кызлар УЗИ скрининг уза алачак. - Яңа туган балаларның биоматериалларын неонаталь һәм киңәйтелгән неонаталь скрининг үткәрү өчен 2025 елның 1 маеннан 11нче маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Уфа ш., Чернышевский ур., 41.
- Кичектергесез стоматологик ярдәмне 2025 елның 1, 2, 3, 4, 8, 9, 10, 11 маенда 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак
- Май ял көннәрендә дару препаратлары, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары һәм медицина эшләнмәләре, халыкка табиблар рецептлары буенча поликлиникада да, өйдә дә җибәрелә, шулай ук БР «Башфармация» ДУП даруханә оешмаларының эш графигы нигезендә авыртуны баса торган препаратлар алыначак.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.