

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу үзенең сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим көн. Сәламәтлек-безгә табигать бүләк иткән кыйммәтле әйбер. Кеше яшь чагында сәламәтлеген сакларга тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Курач авыл клубында « Сәламәт булырга телибез»дигән әңгәмә үткәрелде. Һәр кешегә көчле, сәламәт булу, хәрәкәтчәнлекне, күтәренкелекне, энергияне мөмкин кадәр озаграк саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас.