Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 декабрь , 17:05

Кызыл тасма сак булу өчен

Сәйтәклеләр акциядә катнашып үлемгә китерүче әлеге инфекциянең төп йогышлану һәм таралу юллары, профилактика чаралары турында белделәр.

Кызыл тасма сак булу өчен
Кызыл тасма сак булу өчен

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнне Сәйтәк мәдәният йортында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кызыл тасма" акциясе узды. Әңгәмә барышында акцияне оештыручы Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне барлыкка килү тарихы һәм аның символы-кызыл тасма турында сөйләде. Акциядә катнашучылар үлемгә китерүче әлеге инфекциянең төп йогышлану һәм таралу юллары, профилактика чаралары турында белделәр. Катнашучылар кызыл тасмалар һәм "ВИЧ һәм СПИД проблемалары турында" мәгълүмати буклетлар алдылар. Чара азагында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: сәламәт яшәү рәвешен сакларга, үзеңне һәм сәламәтлегеңне сакларга һәм һәр кешегә бу авыру турында дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерергә кирәк.

 

Автор:
Читайте нас: