Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 август , 14:51

Яшь участок табиб-терапевты эшли башлый

Яңа хезмәткәр - участок табиб-терапевтын Гыйззәтова Энҗе Ирек кызы белән үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге таныштырды.

Яшь участок табиб-терапевты эшли башлый
Яшь участок табиб-терапевты эшли башлый

  Энҗе Ирек кызы1998 елның 17 июлендә Башкортстан Республикасының Балтач районы Иске Балтач авылында туа.   2022 елда Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт медицина университетын "Дәвалау эше"белгечлеге буенча тәмамлаган. 2022-2024 елларда терапия буенча ординатура узды. 2024 елда беренчел махсуслаштырылган аккредитация узды.

Энҗе Ирек кызына һөнәри үсеш, сайлаган һөнәренә тугрылык теләгән хезмәттәшләре. Алган белеме Балтач районы халкының сәламәтлегенә өлеш кертүенә ышаныч зур! Үз эшенең остасы булып Энҗе Ирек кызы Гыйззәтова танылуына иманым камил. Бик тырыш, җаваплы кыз теорияне белүе, аны гамәлдә дөрес куллануы нәтиҗә бирер.  Балтачлылар үз эшен биш бармагыдай яхшы белгән медицина хезмәткәрләрен ихтирам итәләр. Энҗе Ирек кызына да бу мәртәбәгә ирешергә язсын.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: