Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 Май , 15:29

Көмьязыда модульле ФАП

Көмьязы авылында модульле фельдшер - акушерлык пункты төзелеше белән таныштылар.

Көмьязыда модульле ФАП
Көмьязыда модульле ФАП

Күптән түгел баш табиб Салават Фаат улы Гыйльметдинов Балтач авыл биләмәсе башлыгы Рәхимҗанов Илгиз Равилевич белән бергә Көмьязы авылында модульле фельдшер - акушерлык пункты төзелеше барышы белән танышты. Объектны сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.

Бүгенге көндә бина монтажланган, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган. Эчке бизәү эшләре башланган. Тиздән җылылык монтажлау һәм санитар-техник эшләр башланачак. Яңа бина төзелеше медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшыртырга һәм аны авыл халкы өчен уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа медицина учреждениесендә пациентларны кабул итү өчен кабинетлар, процедура, күзәтү, дарулар саклау өчен кабинет, медицина персоналы өчен кабинет урнашачак...

Көмьязыда модульле ФАП
Көмьязыда модульле ФАП
Автор:
Читайте нас: