Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 апрель , 13:01

Үзәк район дәваханәсендә семинар узды

Участок табиб-терапевтлары һәм ФАП фельдшерларының  район халкы сәламәтлеге турында фикер алышты.Терапевтик участоклар буенча үлем очракларына анализ ясалды.

Үзәк район дәваханәсендә семинар узды
Үзәк район дәваханәсендә семинар узды

Кереш сүз белән баш табиб Гыйльметдинов Салават чыгыш ясады.
ВК кабинеты мөдире Рәмилә Сираҗетдинова 2024 елның 1 кварталында терапевтик участоклар буенча үлем очракларына анализ ясады.
Баш табиб урынбасары, табиб-онколог Р.Р. Хәбипова яман шеш очраклары буенча чыгыш ясады. АПС мөдире А. Абрарова  диспансер күзәтүе һәм халыкны диспансерлаштыру, шулай ук РМИАСта  документларын рәсмиләштерү темасын тәкъдим итә. Табиб-эпидемиолог А. Фәрхетдинова талпан тешләгәндә эш итү алгоритмы белән таныштырды.
Авыл халкы өчен беренче, иң якын һәм иң уңайлы медицина ярдәме алу урыны булып фельдшер-акушерлык пунктлары тора. Беренчел звенога авыруларны профилактикалау һәм иртә стадиядә ачыклау буенча зур бурыч йөкләнә. Бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп, халыкка медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү мөмкин.

 

Автор:
Читайте нас: