Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 апрель , 14:09

Проектны гамәлгә ашыру безнең район халкы өчен файдалы

Балтач үзәк район дәваханәсендә сыйфат менеджменты системасын кертү буенча проект старт алды .  

Проектны гамәлгә ашыру безнең район халкы өчен файдалы
Проектны гамәлгә ашыру безнең район халкы өчен файдалы

Бүгенге көндә 18 эшче төркем булдырылган, алар Росздравнадзорның гамәли киңәшләре буенча медицина оешмасының эшчәнлегенә үз-үзләрен бәяләделәр.
Үз-үзеңне бәяләү нәтиҗәләре буенча төзәтү чаралары планы эшләнгән, гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла.
Район дәваханәсе хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу максатыннан Уфа шәһәренең 46 поликлиникасында булдылар. Диспансерлаштыру, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм сәламәтлек мәктәпләрендә укыту процессы ничек барганын күрделәр."Сәламәтлек" милли проекты тормышка ашырыла. 
1-2 апрельдә экспертлар: "халыкара инновацион консалтинг" ҖЧҖ генераль директоры Князев Евгений Геннадьевич һәм Уфа шәһәре 46нчы поликлиникасының  сыйфат бүлеге начальнигы Любовь Петровна Зуева белән очрашу узды, анда төркемнәрнең һәр җитәкчесе проектны гамәлгә ашыру буенча үз сорауларына җавап ала алды.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру  район халкы өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген шактый яхшыртачак.

 

Проектны гамәлгә ашыру безнең район халкы өчен файдалы
Проектны гамәлгә ашыру безнең район халкы өчен файдалы
Автор:
Читайте нас: