Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март , 15:57

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы пленумы узды

Уфа шәһәрендә Республика Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы пленумы узды, анда 130 катнашучы, профлидерлар, Башкортстан медицина оешмаларының баш табиблары җыелды.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы пленумы узды
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы пленумы узды

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Аникеева «Югары социаль нәтиҗәлелек һәм социаль партнерлыкны үстергән өчен», «Хезмәтне саклау шартлары буенча БР сәламәтлек саклау тармагын иң яхшы оештыру» һәм «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченный вәкил»тармак конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Әлеге чарада Балтач  үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гельметдинов Салават һәм профсоюз оешмасы рәисе Фамиева Алия катнашты.
Үзәк район хастаханәсе 2023 елда авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан оешмалар арасында «Югары социаль нәтиҗәлелек һәм социаль партнерлыкны үстерү өчен» республика тармак конкурсында 2 урын өчен Диплом белән бүләкләнде.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: