Балтач үзәк хастаханәсендә гражданнар өчен диспансеризация узу уңайлылыгын арттыру өчен диспансеризация ял көнендә дә уздырыла. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук терапевтик участоклардан чакырылган пациентлар өчен ял көне диспансеризацияне уздырдылар. Барлыгы 33 кеше тикшерелде. Үзегезне саклагыз, үз вакытында диспансеризация узыгыз. Куркыныч факторларын алдан ачыклау авыруны кисәтергә ярдәм итәчәк. Сәламәтлек игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа вакытында хастаханәгә барырга кирәк.