Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март , 05:00

Гомер юлы – игелектә

 75 яшь тә тулып киткән Гатуф Гәрәйшинга. Катлаулы да, могҗизалы язмышын тирәнрәк аңлый ул.Барыр юлы озынрак булсын. 

Гомер юлы – игелектә
Гомер юлы – игелектә

 Яшәүнең үз законнары. Балалар ныклап гомер юлына басканда сөйләшеп куйгандай гаиләдән өч кеше  фанилыктан китеп баралар.
 Тормыш  иптәше Валерия белән  өч егет үстергәннәр иде заманында. Бик яхшы укып яшәү фундаментын корган булдыклы егетләр. Илдар Уфада эчке эшләр бүлегендә үрнәкле эшләде , бик күп якташларына ярдәм итте. Җәйне  тәнгә сихәт алыр өчен иң кулай вакыт икәнен көтеп, җәйләрне сагынмаган көннәре булды микән. Тушкырны илаһи төбәк итеп яшәде. Тик язмышы аңа юлны кыска сызган икән. Гөрләтеп яшәп ятканда арабыздан китте ул. Эштә дә, шәхси тормышында сынаулар күп булды, рәхмәтеннән Ходай ташламады. Ярый әле халыкның яраткан табибы булды, белемле дә, оста куллы да икәнен аңладылар. Үзәк хастаханәләрдән авыл табибын эзләп, ярдәм сорап килүчеләр үз иттеләр Гатуфны. Ерак төбәкләрдән килүчеләр аңардан ярдәм таптылар. Инде лаеклы ялга  чыгып өйдә генә гомер итәрмен дип йөрегәндер дә бик, халыкка ул кирәк.”Башкортстанның атказанган врачы” исеменә лаек булуы гына ни тора. Сабантуйда да үзен зурладылар. Ул Балтач районының Почётлы Гражданины.  Һөнәре шундый аның – ул халык әле дә кирәкле кешесе, яше-карты киңәш-ярдәм сорап әле дә Гатуф Васви улына киләләр.  Шундый ихлас йөрәкле ул. Гаят игътибарлы. Гомер үтә тора бит. Менә  75 яшь тә тулып киткән. Катлаулы да, могҗизалы язмышын тирәнрәк аңлый ул.Барыр юлы озынрак булсын. Ул аңа лаек бит.

                          Хәнис Хаҗимов. 

Автор:
Читайте нас: