Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 февраль , 05:25

Гомер юлы – игелектә

Гатуф Гәрәйшинның ”Башкортстанның атказанган врачы” исеменә лаек булуы  эшен сөюе турында  ачык сөйли..

Гомер юлы – игелектә
Гомер юлы – игелектә

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым игътибарлы иде. Алар үзләре дә тыныч  халык, ваксу түгелләр тормышның кадерен белеп яши беләләр. Гатуф алар арасында үз кеше. Аларга махсус дәвалау курслары үткәрә, ярдәмсез калдырмый. Эшнең нигезен ныклап аңлау фарыз. Яшәешнең уз законнары бит. Утны – суны кичәргә  өйрәтә бу дөнья. Хәтердә калганнары да биһисап. Андыйлары күбрәк булды тормышта. 1976ның буранлы көне.  Ул көнне онытмыйдыр халык. Авыр чирлелләрне, инвалидларны Балтач  үзәк хастаханәсенә чираттагы каралуга килгәннәр. Инде яшәүгә өметләрен өзгән кешеләргә яшәргә өмет уята табиб, таң беленгәндә котырган афәтне җиңеп, больница машинасы ихатага кайтып кереп күпләрне шаккатыра.  Андый сыйфатлары күп аның. Гатуф тормышта тәвәккәл, ышанычлы, төрле юнәлешләрдә киң диапазонлы һөнәри ярдәмче.

                          Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: