Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 февраль , 16:19

Гомер юлы – игелектә

1700 – 1800 кешенең сәламәтлеген ныгыта  Гатуф Гәрәйшин. Менә шулай “безнең Гатуф” дип сөйли башлыйлар аның турында.

Гомер юлы – игелектә
Гомер юлы – игелектә

Заманында Штәнде авылында яшәүче  Васви Гәрәйшин авылның ихтирамга лаек кешеләренең берсе булган.  Бер-бер артлы өч егет гаиләне тулыландырып, әти кешене куандырып үскәннәр. Өч егетнең тормышта үзенә өч терәк булырына өметләнгәндер, ышангандыр. Өчесе дә урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Төпчеге Гатуфка зур өметләр баглый ул. Нәсел дәвамчысы булып төп йортта калачак улы бит! Егетләргә сүз тидерерлек түгел, бик яхшы укыйлар. Гатуф мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Үзаллылык  кечкенәдән хас Гәрәйшиннарга. Һөнәр сайлаганда да егетләрне  үгетләп бармый әти кеше. Халык педагогикасын тормыш тәҗрибәсе белән үзләштергән ул. Заләф белән Халәф укытучы хезмәтен сайлыйлар. Гатуфның үз юлы...
        Заманында Тушкыр  төбәк  больницасының баш табибы булып Рифкатъ Гаян улы Заеров эшләде. Бик талантлы, үз эшен яратып башкара торган невропатолог. Аның даны тирә як авылларга бик тиз таралды. Хезмәтләндергән авылларның мәктәпләр коллективларының сәләматлеге торышын  тикшерү өчен Тушкыр хастәханәсе хезмәткәрләре Штәнде мәктәбенә дә еш  киләләр. Менә шунда табиб хезмәтенә хөрмәт уяна Гатуфның күңелендә. Һәм алдагы тормыш юлының юнәлешен хәл итә бу очрашулар. Башкорт дәүләт медицина институтының алдынгы студенты булып укый ул. Халык сәламәтлеген сакларга алынгансың икән, медицинаның барлык тармакларын ныклап өйрәнергә кирәк. Кеше организмы бер механизм бит ул. Бер  звеносы аксый башласа да, проблемалар туачак. Төпле белем белән кайта авылга Гатуф.

Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: