Үсеп килүче буынның сәламәтлеген билгеләүче төп факторларның берсе – дөрес туклану. Туклану характеры кешенең үсешенә, физиологик һәм нерв-психологик үсешенә, бигрәк тә балачак һәм яшүсмерлек чорында йогынты ясый. Сәламәт һәм дөрес туклану турында һәм аның кеше өчен әһәмияте турында күзаллау формалаштыру максатыннан Штәнде мәктәбе укучылары белән «Дөрес туклану серләре»темасына әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән кайбер терминнарны ачтылар, дөрес туклану – "иң керемле предприятиегә инвестиция" – үз сәламәтлек икәнен белделәр.