Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль , 18:46

Яңа вирус афәт китермәсен

 Аляскада олы бер абзый ят вирусыннан якты дөньяны калдырган . Билгесез вирусның тәүге корбаны бу. Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча , иргә чир урам мәчесеннән йогуы мөмкин.

Яңа вирус афәт китермәсен
Яңа вирус афәт китермәсен

Вирустан җан тәслим кылган кешенең иммунитеты камил булмавы билгеле. Чир тәнендәге кызыл тимгел-бетчәдән башланып киткән. Антибиотиклар көчсез булган. Соңыннан тәнендә чәчәк авыруына охшаш тимгелләр барлыкка килгән, бөерләре эшчәнлегенә зарар килгән, сулышы авырлашкан.Урамда иясез мәчедән ерак булу хәерле. Ул чир чыганагы булуы мөмкин...

Tatar today кулланылды

Автор:
Читайте нас: