Сәламәтлек
13 декабрь 2023, 09:26

Ютәлдән ничек дәваланырга?

Ютәлне бетерү өчен тулысынча организмга файда китерергә кирәк.

Ютәлдән  ничек дәваланырга?Ютәлдән  ничек дәваланырга?
Ютәлдән ничек дәваланырга?

Беренче киҗәш-йод куллана башларга кирәк. Калкансыман бизгә (щитовидкага) генә кирәк, дип уйламагыз, ул көн саен безнең барлык күзәнәкләренә кирәк. Аны үзе җитештермибез шул. Ул яисә ризык белән, яки минерал өстәмә итеп көн саен тәнгә керергә тиеш. Нинди йод кулланырга икәнен үзегез сайлыйсыз.Диңгез кәбестәсе - ламинарий кулланырга була. Үзебездә үсә торган күкебаш-медуница үләне (легочная трава), дурнишник үләне йодка бай.

Шулай ук Д витамины кирәк. Әмма К2 витамины белән комплекста булсын. Сезнең очракта зур доза булса да курыкмагыз. Д витамины безгә, гомумән җитми. Тәнебез Д витаминына кытлык кичерсә, бөтен тәнебездә ялкынсынулар барлыкка килә. Балык мае, треска бавыры, треска бавыры маен кулланырга була.

Автор:
Читайте нас