Сәламәтлек
9 Декабря 2023, 00:30

Пычак белән чәнечкәннәр, әмма табиблар коткарып калган

Г.Г. Куватов  исемендәге  республика клиник больницасы  санавиация һәм район больницасы врачлары  яраланган пациентның гомерен коткара.  

Пычак  белән чәнечкәннәр, әмма табиблар коткарып калганПычак  белән чәнечкәннәр, әмма табиблар коткарып калган
Пычак белән чәнечкәннәр, әмма табиблар коткарып калган

Ир-атны ашыгыч медицина ярдәме белән авыр хәлдә алып киләләр. Аңа урамда аркасына пычак белән кадаганнар, нәтиҗәдә үпкә, диафрагма һәм ашказанына зыян килгән. Зыян күрүчене шунда ук операция блогына күчерәләр һәм ашыгыч операция ясыйлар. Г.Г. Куватов  исемендәге  республика клиник больницасы  санитар авиация табиблары белән берлектә Кырмыскалы район хастаханәсе хирурглары күкрәк һәм корсак куышлыгына ике сәгатьлек операция үткәрәләр. Операциядән соң ир-ат берничә көн реанимация бүлегендә була. Бүгенге көндә пациент хастаханәдән канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылган.

 

 

Автор:
Читайте нас