Сәламәтлек
2 Декабря 2023, 01:00

Бу атнада врачлар тематик лекцияләр укыды

Бу атнада табиб-инфекционист Ризванова Юлия Юрисовна һәм табиб-эпидемиолог Фәрхетдинова Алсу Раил кызының яшьләргә әйтер сүзе бар иде. Кызыклы очрашулар булды.

Бу атнада врачлар тематик лекцияләр укыдыБу атнада врачлар тематик лекцияләр укыды
Бу атнада врачлар тематик лекцияләр укыды

СПИДка каршы көрәш атнасына һәм венерик авырулар турында мәгълүмат бирүгә багышланган тематик лекцияләр укыды врачлар. Очрашулар Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжыында, район үзәгенең1 нче һәм 2 нче урта  мәктәбендә оештырылды. Чаралар ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга юнәлдерелгән. Чыгыш вакытында тапшыру юллары , инфекция йоктыру механизмнары, таралу нәтиҗәләре, әлеге авыруны профилактикалау һәм дәвалауның заманча ысуллары белән таныштырдылар. Шулай ук әңгәмәләр яшьләрдә сәламәтлекне саклауга һәм ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычын киметүгә ярдәм итүче ныклы тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тематик мәгълүмати ресурслар белән тулыландырылды.

Яшьләр өчен бик кирәк мәгълүмат булды.

 

Бу атнада врачлар тематик лекцияләр укыды
Бу атнада врачлар тематик лекцияләр укыды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас