Сәламәтлек
24 октябрь 2023, 05:45

Җәмәгать, көчле магнит давылы көтелә

Көз магнит давыллары булачак. Кайсы көннәрдә?

Җәмәгать, көчле магнит давылы көтеләҖәмәгать, көчле магнит давылы көтелә
Җәмәгать, көчле магнит давылы көтелә

Бу хәл  ноябрь башында  була. Хәтта көче 4 баллга кадәр җитеп , ул озакка сузылган магнит давыллары булыр, дип фаразлана.
Әле геомагнит хәле тыныч. Кояшта  “кабынып китүләр” булмаганда, организмны ныгыту өчен  кулай вакыт, ә ноябрьдә кояшның нәкъ шундый “кабынып китү” активлыгы ныклы.
Мондый чор беренче чиратта өлкәннәргә, иммунитетытүбән, хроник авырулары булган кешеләргә йогынты ясый. Магнит давыллары йөкле хатыннарның һәм сабыйларга тәэсир итәргә мөмкин.
Кояш активлыгы арткан көннәрдә метео сизгер кешеләрнең башлары авырта һәм әйләнә, кан басымы үзгәрә һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар.
Бу чорда шактый көч таләп итә торган җитди һәм катлаулы эшләр башкарырга ярамый.
Шундый чакта тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан һәм зыянлы ризыклардан  баш тарту кулай.
Әлегә көннәр бик салкын түгел, шуңа да саф һавада күбрәк вакыт үткәрегез. Кислород җитмәү начар тәэсир итә.

Автор:
Читайте нас