Акциягә сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар, күчмә маммографлар, урта звено медицина хезмәткәрләре, табиблар (терапевт , ревматолог, кардиолог, невролог, пульмонолог) эшләячәк күчмә ФАПлар җәлеп ителгән. Балтач районында "Автопоезд" 25нче майда Шәвъяды авыл биләмәсе территориясендә эшли башлый . Якын-тирәдәге авыллардан халыкны алып килү оештырылачак. Мобиль медицина комплексларының эш графигы: Шәвъяды —25нче май, Тушкыр— 26нчы май, Штәнде —29нчы май, Түбән Карыш—30нчы һәм 31нче май, һәм Нөркә 1нче июнь.
Барлык сораулар буенча 8-937-500-9377 телефон номеры ашамедицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Хәбипова Раушания Рәфис кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.