Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 Май 2023, 12:21

Озак яшәргә теләгәннәр өчен

100 яшьтән узган кешеләрнең яшәү рәвешен өйрәнеп, белгечләр озын гомерлелекнең төп кагыйдәләрен ачыклаган.  9 кагыйдә.

1. Стресслардан арына белергә кирәк. Әлбәттә, күпләп алкоголь куллану яисә артыгын ашап кую белән түгел. Спорт, саф һавада йөрү, психологик алымнар, кызыклы китап, фильм, спектакль… Кемнең күңеленә нәрсә ошый.

2. Физик активлык. Сүз хәлдән таеп, көчле физик күнегүләр ясау турында түгел. Көн саен бераз гимнастика ясау, җәяү йөрү кирәк.

3. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр. Белгечләр исбатлаган — гаиләсе имин булган, туганары белән матур аралашып яшәүчеләр озак яши.

4. Рационда үсемлекләр, ягъни яшелчә, җиләк-җимешләр күп булырга тиеш.

5. Ниндидер дин тоту, рухи кыйммәтләр булуның әһәмияте зур. Озын гомерлеләр арасында күпчелек Аллага ышана.

6. Тормышта максат булу мөһим.

7. Ашаган ризыгыгыз артык калорияле булмаска тиеш.

8. Аралашу. Кешеләр белән элемтәдә тору шулай ук мөһим.

9. Сәламәтлеккә зыян салучы әйберләрне гомумән кулланмаска, йә чикләргә кирәк.

Белгечләргә ышансак, югарыда телгә алынган тугыз кагыйдәне онытмаучыларның йөз яшьне узу мөмкинлеге бар. Табиблар шуны да исбатлаган — оптимист булып, ачу сакламыйча, кечкенә шатлыкларга да сөенә белүчеләр озак яши.

Tatar Today

Автор:
Читайте нас: