Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 Май 2023, 10:43

Олы ихтирамга лаек шәхес

Раушания Габдуллина – үзәк район дәваханәсенең участок шәфкать туташы, ул инде дүрт дистә елга якын район халкының сәламәтлеге турында кайгырта.

Олы ихтирамга лаек шәхес
Олы ихтирамга лаек шәхес

Раушания Габдуллина – үзәк район дәваханәсенең участок шәфкать туташы, ул инде дүрт дистә елга якын район халкының сәламәтлеге турында кайгырта.

Аның эше авылларда яшәүчеләрне сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү белән тәэмин итүче медицина системасының аерылгысыз өлеше булып тора.

Раушания Фида кызына  халык үзенең иң мөһим сәламәтлек мәсьәләләрен ышанып тапшыра. Ул 1900гә якын пациентның сәламәтлеге өчен җаваплы, авыруларны исәпкә ала, прививкаларны контрольдә тота һәм профилактик чаралар үткәрә. Шулай ук хроник авыруларны җиңәргә булыша һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша.

Район халкының югары дәрәҗәле медицина хезмәте алуы турында һәрчак кайгырта ул. Шәхси консультацияләр дә бирә һәм пациентларны сәламәтлекне тиешле дәрәҗәдә сакларга өйрәтә.

Участок шәфкать туташы эшенең төп өстенлекләренең берсе—җирле халык белән якыннан таныш булу. Раушания Фида кызы үзенең пациентларының һәрберсен йөзгә белә һәм алар белән һәрчак элемтәдә.

Раушания Габдуллина  Иске Балтач авылы кызы. Ул кечкенәдән үк үз тормышын медицина белән бәйләячәген белә иде. Башка юлны күз алдына да китермәде. 1980нче елда мәктәпне тәмамлап, бер дә уйламый, Бөре шәһәрендәге медицина училищесына юллана.

Ары таба 1983нче елда юллама буенча туган районына кайтып, үзәк район дәваханәсендә хезмәт юлын башлый.  Биредә, район дәваханәсендә кайчандыр яшь белгеч чын профессионалга әверелә. Соңрак Уфа шәһәренең балалар бакчасында шәфкать туташы булып та эшләп ала. Күпмедер вакыттан соң гаиләсе белән кирегә Балтач районына кайтып, дәваханәдә хезмәт юлын дәвам итә. 2006нчы елдан бүгенге көнгә кадәр участок шәфкать туташы ул.

—Иң авыр мизгелләрдә кешеләргә ярдәм итә алуым белән горурланам  мин. Калтыранып көтеп алган эшли башлауның беренче көнен бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Башта дулкынлану булды. Уйда табибның билгеләнешен дөрес аңладым микән дип борчылдым, минем дөрес гамәлләрдән кешенең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле бит. Тәҗрибә белән барысы да килде—билгеләнешләрне дөрес үтәүгә ышаныч, һөнәри осталык һәм җитезлек, — дип искә алды хезмәт юлы башын әңгәмәдәшем.

Раушания Фида кызы үз һөнәрен чын күңелдән ярата, башка эшкә күчү турындагы уйларны якын да китерми. Хезмәт урынын икенче өенә тиңли ул, хезмәттәшләрен һәм пациентларын дә бик якын күрә. Нәтиҗәдә аны барысы да ихтирам итә.

—Тыйнак һәм ярдәмчел шәфкать туташы. Үз вазифаларын намус белән башкаручы кеше. Гомумән, аңа беркетелгән авыллар халкы ышанычлы кулларда, — ди хезмәттәшләре Раушания Габдуллинна турында.

Героебыз гаиләсендә үрнәкле әни һәм яхшы тормыш иптәше дә. Аның катлаулы һәм тынгысыз эшчәнлеген хуплап, һәрчак ярдәм кулы сузып, киңәшләшеп яшәүче тырыш, аңлаучан тормыш иптәше – Фәүдәт Габдуллин белән бергә матур итеп ике кыз үстерәләр. Икесе дә югары белемле, бу тормышта үз юлларын тапканнар.

Мактау сүзләренә генә лаек булган Раушания Фида кызы  үз эшен  күп еллар буена җаваплы һәм намуслы башкаруы өчен район үзәк дәваханәсе, район Хакимияте, Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларына ия. Шулай да аның өчен иң мөһиме—дәваланучылары тарафыннан ихтирамлы мөнәсәбәт һәм аларның ныклы сәламәтлеге булып тора.

Дүрт дистә елга якын хезмәт дәверендә Раушания Габдуллина медицина өлкәсендәге технологияләрендә дә, дәвалауга карашларда да күп үзгәрешләр күрә. Заман белән бергә атлап,  пациентларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала һәм аларга туры килгән дәвалауны тәэмин итәргә тырыша.

Шулай итеп, шәфкать туташының эше— югары квалификация таләп итә торган чын хезмәт, дип кыю әйтә алабыз. Язмабызның төп герое – Раушания Фида кызы авырганнарга үз сәламәтлеге турында кайгыртырга ярдәм итеп, үз эше белән “янып” торган кешенең ачык мисалы.

Автор:
Читайте нас: