Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 Май 2023, 16:37

Май әрекмәненең файдасы

Әрекмәннең язын, яңа гына тишелеп чыкканы файдалы.

 яңа гына тишелеп чыкканы файдалы. Аның яфрагын да, тамырын да, хәтта тигәнәкләрен дә кулланалар.

Яфрагының файдасы:
баш авыртудан булыша,
эч китүдән файдалы,
ютәлдән,
яман шештән дә файдалы.

Әзерләү:

1аш кашыгы әрекмән яфрагына 1 стакан кайнар су коярга, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә.

Кайнар су белән пешекләнгән яфракны сызлаган буыннарга да ябып торырга була.

Әрекмән яфрагы согының файдасы әйтеп бетергесез:
-яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә,
-иммунитетны ныгыта,
-ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Белгечләр әрекмән сутын - көнгә өч тапкыр - ашарга ярты сәгать кала бер чәй калагы эчәргә куша. Курс — бер ай.

Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.

Әзерләү.

Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларда туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.

Авыл хатыны

Автор:
Читайте нас: