Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 апрель 2023, 08:35

“Бәхетемне яраткан hәм хөрмәт иткән хезмәтемдә таптым...”

Әлеге һөнәр иясенең эше бик җаваплы, яхшы шәфкать туташы булып, үз эшен яратучы һәм игътибарлы кеше генә була ала. Ә Гөлшат Зөфәр кызы Нәртдинова нәкъ шундый кеше.

“Бәхетемне яраткан hәм хөрмәт иткән хезмәтемдә таптым...”
“Бәхетемне яраткан hәм хөрмәт иткән хезмәтемдә таптым...”

Шәфкать туташы... Бу һөнәрне сайлаучы кеше игелек, сабырлык һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел булу, шәфкатьлелек, кызганучан һәм һәр мөрәҗәгать итүчене тыңлый белү кебек рухи сыйфатларга ия булырга тиеш.

Шәфкать туташының эше гадәттә эмоциональ яктан көчле. Сер түгел, дәваланучылар еш кына балалар кебек үзләренә югары игътибар һәм кайгырту таләп итәләр.

Әлеге һөнәр иясенең эше бик җаваплы, яхшы шәфкать туташы булып, үз эшен яратучы һәм игътибарлы кеше генә була ала. Ә Гөлшат Зөфәр кызы Нәртдинова нәкъ шундый кеше. Менә инде ике дистә ел изге хезмәттә ул. Һәм бу озак еллар буе Гөлшат Нәртдинова бер урында– Балтач үзәк район дәваханәсендә эшли.

Гөлшат Зөфәр кызы матур табигать кочагында урнашкан Көндәшле авылында дөньяга килә. Ул  кечкенәдән үк үз тормышын медицина белән бәйләячәген белә иде. Башка юлны күз алдына да китермәде. 1999нчы елда урта мәктәпне тәмамлап, бер дә уйламый, Бөре шәһәрендәге медицина училищесына юллана.  “Ул вакытларда имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керү – үзе бер бәхет иде”,—дип билгели безнең героебыз.

—Безнең укытучылар үз эшләрен бик яхшы беләләр иде,—ди олы хөрмәт белән искә алып әңгәмәдәшебез. —Алар таләпчән һәм гадел иделәр, безне медицина фәненең нигезләренә, авыручыларга тиешле сүзләр таба белергә өйрәттеләр.

Ары таба 2002нче елда туган районына кайтып, үзәк район дәваханәсендә хезмәт юлын башлый.  Биредә, район дәваханәсендә кайчандыр яшь белгеч чын профессионалга әверелә. Вакыт бертуктаусыз алга йөгерә, барысы да үзгәрә һәм камилләшә, ләкин хезмәт эшчәнлеге башындагы кебек үк, бүген Гөлшат Зөфәр кызы пациентларына ярдәм күрсәтергә ашыга, дәвалаучы табиб билгеләнешләрен үти.

Үз һөнәрен бар күңеле белән яратучы белгечне коллектив та кыска вакыт эчендә үз итә. Ул хезмәттәшләре арасында – хөрмәтле, ә дәваланучылар алдында алыштыргысыз. Ачык йөзле шәфкать туташының һәр кешенең хәленә керә белүе, үз һөнәрен тирәнтен белем һәм җаваплылык белән башкаруы райондашлары арасында зур ихтирам уята.

—Безнең эштә төрле чаклар була. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да Гөлшат Зөфәр кызы тыныч булып кала белә. Ә бу инде үз эшенең остасы икәнен исбатлап тора. Ул һәр эшнең җаен табып эшли, һәрвакытта да итагатьле, мәрхәмәтле, —диләр хезмәттәшләре.

Гөлшат Нәртдинова гаиләсендә үрнәкле әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның катлаулы эшчәнлеген хуплап, һәрчак ярдәм кулы сузып, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше – Ранис Нәртдинов белән бергә матур итеп ике кыз үстерәләр.

Тәҗрибәле, игътибарлы Гөлшат Зөфәр кызы  үз вазифаларын  күп еллар буена җаваплы һәм намуслы башкаруы өчен төрле дәрәҗәдәге грамоталарга, Рәхмәт хатларына ия. Үткән елны гына язмабызның төп герое – фтизиатр кабинетының шәфкать туташы “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы” мактаулы исеменә лаек булды. Шулай да иң зур байлык булып аның якташлары, дәваланучылары тарафыннан ихтирамлы мөнәсәбәт тора. Рәхмәтлеләр аңа һәркайсы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәмче, аз әһәмиятле хезмәткәрләр юк, чөнки дәваланучының  тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәштә уңыш аларның һәрберсенә бәйле. Нәкъ менә урта медицина звеносы кулында бик күп мөһим һәм кирәкле эшләр тупланган, ул табиб белән авыручы арасында “бәйләп торучы җеп” кебек эшли. Берсенә дә сер түгел, бер табиб та хәтта иң белемле һәм булдыклысы да, шәфкать туташның ышанычлы ярдәменнән башка эшләми.  Шулай эш оештырылган. Табиб янында  аларның көндәлек хезмәте бәһаланмый кебек, ә чынлыкта ул, һичшиксез,зур  рәхмәткә лаек хезмәт.

—Тормышта берәр нәрсәне үзгәртү, башка юлдан бару мөмкинлеге булса да, мин берни дә үзгәртмәс идем,—ди Гөлшат Зөфәр кызы,—Чөнки эшкә рәхәтләнеп ашкынып  бару – бу үзе бер чын бәхет. Менә инде ике дистә ел гомеремне  яраткан hөнәремә багышлыйм. Ярдәмгә мохтаҗ дәваланучылар белән көн дә эштә “кайныйм”.  Шәфкать туташы—бик кызыклы һөнәр. Аңа я мәңгегә гашыйк буласың, я бу эштән китәсең. Ә мин гашыйк булдым. Мин—бәхетле һәм моны төгәл итеп әйтә алам. Чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне яраткан hәм хөрмәт иткән хезмәтемдә таптым,—ди героебыз.

Күңел түреннән чыккан шундый сүзләр белән килешми буламы соң?!

Ачык елмаюлы һәм ягымлы карашлы бу нәфис кешегә карап, медицина хезмәткәренең дару һәм инъекцияләр белән генә түгел, бәлки үзенең мөлаем елмаюы, җылы сүзләре һәм игътибарлы булуы үзе дәвалауның мөһим өлешедер, дип уйлыйсың. 

Автор:
Читайте нас: