Безнең әби-бабаларыбыз да рамазанда авыз ачу өчен дип бу туклыклы җимешне алдан хәстәрләп куйганнар һәм аны берәмтекләп, кадерләп кенә тотканнар.
Финик җимешендә А витамины, углевод, бакыр, тимер, магний, протеин, май, 23 төрле аминокислота, фруктоза, глюкоза бар.
Финик җимеше:
- көч кертә;
- баш мие, йөрәк , бавыр, бөер эшчәнлеген ныгыта
- күңел төшенкелеген булдырмый, хәтерне яхшырта
- вирусларга каршы торучанлыкны арттыра
- азканлылыктан, кан басымыннан файдасы зур
- яман шеш авыруларын булдырмый
-организмнан токсиннар, шлакларны чыгара
- иммунитетны яхшырта
- составында окситоцин матдәсе булу йөкле ханымнарның күкрәк сөтен арттыра.
Тоткан уразаларыгызның савабы күп булсын!