Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 март 2023, 13:33

Бөерләрдә таш булмасын өчен

Лимон бик файдалы җимеш булып санала. Ул С витаминына, калий, фолий кислотасына һәм антиоксидантларга бик бай. Ләкин белергә кирәк...

Ләкин, барлык файдасына карамастан, лимонның берничә тискәре йогынтысы бар. Әйтик, аның артык күп булуы ашказаны авыртуына һәм җәрәхәт барлыкка килүен китерергә мөмкин. Моннан тыш, экспертлар төрле ашлар әзерләгәндә киң кулланыла торган вакланган лимон кабыгы организмда кристаллаша һәм бөерләрдә ташлар хасил итә, дип ачыклаган.

Моннан тыш, лимон кислотасы сару кайнау, косу һәм эчәкләр белән бәйле проблемага китерергә мөмкин.

Шулай ук лимонны артык куллану тимер үзләштерү процессын тизләтә, бу кайбер очракларда гемохроматоз кебек авыру китереп чыгарырга мөмкин.

Моннан тыш, цитруслы җимешләрдә тирамин дип аталган аминокислоталар күп күләмдә, ул баш миендә кан әйләнешен кискен стимуллаштыра, ә бу каты баш авыртуына китерә.

Белгечләр кисәтүенчә, лимон һәм лимон суты куллану тешләрнең сәламәтлегенә һәм авыз куышлыгына зарарлы йогынты ясарга мөмкин.

 Журнал Әллүки

Автор:
Читайте нас: