Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 март 2023, 08:57

Күп чирләрдән дәвалый!

Гади аштәмләткеч, әмма тәмле, хуш исле укроп файдалы да  ул. Укыгыз:

Гипертония (югары кан басымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булыша:
1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтеп сөзәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3кә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Ул йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара буларак та файдаланыла.

Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар.
Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә — 10 өлеш су). Мондый төнәтмә бәвел кудыргыч буларак та яхшы.

Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дәвалаучы чара буларак та файдаланалар.
Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

Укроп орлыгы төнәтмәсенең тагын бер рецепты:
2 аш кашыгы орлыкны тартып, 0,5 л кайнап торган су коялар да 30-40 минут төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 3-5 мәртәбә 100әр мл эчәләр. Баш авыртулар да булган баш мие атеросклерозыннан, гипертониянең башлангыч стадияләреннән, хроник коронар җитешсезлектән, тынычландыргыч чара буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъзалары спазмнарыннан, аппетит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен һәм газларны куучы буларак кулланыла.

Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр чире белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый.

Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз.

Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

 

Авыл хатыны

 

Автор:
Читайте нас: