Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2023, 11:51

Сок эчәсе килә, файдалымы?

Бөтен сок һәркемгә  файдалы дип әйтергә ашыкмыйк. Аның кайберсе кемгәдер ярамавын кеше  белмәскә мөмкин? 

Сок эчәсе килә, файдалымы?
Сок эчәсе килә, файдалымы?

Кишер суты ашказаны җәрәхәте ачылганда һәм нечкә эчәклектә ялкынсыну булганда зарарлы.

Алма суты кан тамырларын яхшырта, сусауны баса, әмма кызыл алма суты аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мүк җиләге суты салкын тигәндә һәм иммунитетны ныгыту өчен бик файдалы, ләкин ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте чиреннән интегүчеләр өчен зыянлы.

Виноград суты кан тамырларын ныгыта, холестерин микъдарын киметә, тик метеоризм (эч күбү) китереп чыгарырга мөмкин.

Бәрәңге суты кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, әмма диабет белән чирләүчеләргә аны (виноград һәм җимеш сутлары кебек үк) эчәргә ярамый.

 

Таtar Today

Автор:
Читайте нас: