Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 февраль 2023, 11:58

Башкортстан табиблары махсус операциядә катнашучының башыннан мина ярчыкларын алган

Куатов исемендәге Республика клиник дәваханасы табиблары махсус хәрби операциядә яраланган салдатка зур ярдәм күрсәткән.

Саулык саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләвенчә, ноябрьдә салдат миномет утына эләккән. Нәтиҗәдә аның бите җәрәхәтләнгән, өске яңак куышлыгы сөякләре сынган. Дондагы Ростов каласының хәрби госпиталендә якташыбызга ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Табиблар хәрбинең башыннан ярчыкларны ала, яраларын чистарта.

Декабрь азагында якташыбыз Республика клиник дәваханасына мөрәжәгать итә. Башкорт табиблары компьютер томографиясе нәтиҗәләренә нигезләнеп операция ясый. Хәрбинең башында калган яраларны чыгарып алалар. Операция заманча технологияләр ярдәмендә эшләнә. Моннан соң пациентның хәле яхшырган, аны өенә кайтарганнар.

 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: