Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 гыйнвар 2023, 10:17

Медицина күзәтү үткәрелә

Эш дәвам итә . Бер атна эчендә Балтач үзәк дәваханәсе табиблары өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү буенча графигына ярашлы, 4 тапкыр чыктылар.

Медицина күзәтү үткәрелә
Медицина күзәтү үткәрелә

Урыннарга чыгуны участок табиб-терапевтлары, участок шәфкать туташлары, акушер алып барды. ФАП фельдшеры пациентларны диспансеризация үткәрү өчен чакыру буенча башлангыч эш башкарды. Барлыгы районның 128 кешесенә медицина күзәтүе башкарылды. Терапевт, акушер тарафыннан карау һәм консультацияләр, кан анализы,анкеталаштыру, антропометрия , ЭКГ, кан һәм күз эче басымын үлчәү, цитология, шулай ук яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткәрелде. Кеше сәламәтлегенең барлык күрсәткечләре нормаль һәм җитди авыруларның беренче һәм яшерен билгеләрен вакытында билгеләү  өчен бушлай диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүен үтәргә кирәк.

 

Медицина күзәтү үткәрелә
Медицина күзәтү үткәрелә
Медицина күзәтү үткәрелә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: