Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 гыйнвар 2023, 10:33

Авылларда күчмә ФАП эшен дәвам итә

 Балтач үзәк район дәваханәсе медицина хезмәткәрләре бригадасы белән күчмә ФАП Балтач районының торак пунктларына авыл халкын профилактик чаралар белен колачлауны арттыру максатларында чыгуларын дәвам итә.

2023 елның февралендә 17 торак пунктта яшәүчеләр диспансеризация, профилактик тикшерү уза алачак . 1нче февраль - Бигилде авылы, 3нче февраль-Мишәр авылы, 7нче февраль-Кизгәнбаш авылы, 9нчы февраль - Түбән Иванай авылы, Югары Иванай авылы, 13нче февраль -Чуртанлыкүл, Кызылкүл, Кызыл Восток  авыллары, 14нче февраль - Югары Янактай , Түбән Янактай авыллары, 15нче февраль-Тозлыбин авылы, 17нче февраль - Уразай авылы, 21нче февраль-Иске Тимкә авылы, 22нче февраль-Казанка, Курач авыллары, 27нче февраль-Туктай авылы, 28нче февраль-Текән авылы. Сәламәтлеккә бер адым яса! Диспансерлаштыру яки профилактик тикшерүне үтегез! Исән-сау булыгыз!

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: