Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2023, 14:21

Ә ул эчүен ташлады...

Кемдер күп эчүен  танымый. Кемнеңдер ташлыйсы килеп тә ташлый алмый. Бер ханым улын эчүдән ташлаткан.  Кемнең беләсе килә, укысын.

Ә ул эчүен ташлады...
Ә ул эчүен ташлады...

Бу рецептны Стәрлетамак каласынан 72 яшьлек Миңсылу апа тәкъдим иткән. Шәхсән мисалга ышанасы килә. Бәлки, файдасы тияр. Табибка мөрәҗәгать итү эзсез үтмәс.

“Минем бер улым эчә иде. Кайсыдыр гәзиттәме, китаптамы эчүне ничек ташларга өйрәтеп язылган мәгълүмат килеп чыкты. Шуны алып укыдым, улыма да укыттым. Әйдә кулланып карыйк, дидем. Шунда язылганнарны башкарып чыктык. Беләсезме, менә хәзер 21 ел инде улым эчми! Сез дә кулланып карагыз әле, зинһар! Ярдәме тими калмас.

Болай эшләнә ул: 500 грамм бал аласың. Эчкән кеше иртән махмырдан авырый бит инде. Шул вакытта исерекнең үзенең теләге кирәк, айныйм, дип теләп торырга тиеш ул. Үзенең нияте, ризалыгы булса, махмыры да комачауламый. Дәвалауны көндез башларга кирәк: эчкече кеше 6 бал калагы бал кабып куярга тиеш, аннары 20 минуттан соң тагын 6 калак бал кабарга, 20 минуттан соң өченче тапкыр 6 калак бал кабарга кирәк. Араларында чәй, су эчәргә ярамый. Бик каты эчәсе килсә, икенче тапкыр бал ашаганнан соң ярты стакан томат суты гына эчеп куярга ярый. Аннары тавык шулпасы ашатасың, чиле-пешле күкәй дә өстәлдә торырга тиеш. Көне буена ризыгы шул булачак.

Икенче көнне иртән шул ук тәртиптә теге балны ашатырга кирәк. Карап торып ашатырга, су, чәй бирергә ярамый! Шул вакытта өстәлдә шешә төбендә генә аракы тора иде. Улым шул шешәне күреп үк, “косасы килде, алып куй әле”, диде.

Менә шул көннән аракыга тотынганы да юк, 21 ел вакыт узды инде! Эчкән кешене күрсә, косасы гына килә. Минем өчен зур шатлык инде. И-и матур итеп дөнья көтә, Аллаһка шөкер!
Мин бу рецепны бик күп кешеләргә өйрәттем. Эчеп йөргән бер хатын-кызны да өйрәттем, хәзер ул миңа шалтыратып тора, рәхмәт, эчүдән котылдым, ди”.

Мисал бар. Димәк, файдасы тия.  Кеше үзе эчүдан баш тартырга тиеш. Аны мәҗбүриләп кенә булмыйдыр. Үзе эчүне ташларга  теләргә тиеш, моңа рухи көч  кирәк. монгысы иң мөһиме.

Рима Вәлиева фотосы.

Автор:
Читайте нас: