Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 гыйнвар 2023, 14:23

Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте

Бай эчтәлекле, мәгълүмат материаллары белән үткәрелгән семинар эш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте

Семинарда баш табиб Гыйльметдинов С.Ф., табиб-онколог Хәбипова Р. Р., АПС мөдире А. В. Әбрарова, баш шәфкать туташы Фамиева А. А. катнаштылар. Биредә оештыру сораулары, диспансерлаштыру, вакцинация буенча сораулар каралды. Хәбипова Р.Р. билгеләп үткәнчә, ел саен диспансеризация узу яман шеш авыруларын яки аларның барлыкка килү куркынычын үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзерге медицинада ракны иртә диагностикалау өчен мәгълүматлы ысуллар бар. А. Әбрарова ФАПта кабул итү расписаниесен ничек дөрес төзергә, шулай ук программада контроль диспансер картасын ничек алып барырга кирәклеген күрсәтте. Фамиева А.А. медицина калдыклары белән эшләү буенча инструктаж үткәрде, «медицина хезмәткәренең этика кодексы»темасына лекция үткәрде. Баш табиб Гыйльметдинов С. Ф. ФАПның  һәм ВА ларның 2022 елдагы эшенә йомгак ясады. Коллегаларының игътибарын сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтте. Тырыш эш өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Медицина хезмәткәренең эшенә җаваплы, җитди каравына хезмәт нәтиҗәсе бәйле. Мондый семинарлар һәр сорауны уртага салып сөйләшергә ярдәм итә.

 

Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Фельдшерлар, шәфкать туташлары катнашлыгында семинар үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: