Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар , 04:00

Күңелеңне төшермәскә өйрән

Болытлы көнне,  ул кыска көн дә булса җанга рәхәт түгел. Еш кына күңелдә ямансу. Шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк.  

Күңелеңне төшермәскә өйрән
Күңелеңне төшермәскә өйрән

Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә!

Ә моның өчен иң беренче, иң гади ысул – иртәнге ашны сары төстәге тәлинкәгә салып ашау. Белгечләр фикеренчә, сары төс кәефне күтәрү белән беррәттән, аппетитны да яхшырта икән. Димәк ки, сары тәлинкәгә салынган гадәти солы боткасын яратып ашыйсың да шат күңел белән эшкә чыгып китәсең. 

Кәефегез көне буе күтәренке булсын дисәгез, муеныгызга сап-сары шарф яисә косынка бәйләп куегыз. Әмма бу төс белән артык мавыгырга да ярамый. әйтик, баш­танаяк сары төскә киенергә киңәш ителми, бу, киресенчә, кәефегезгә начар тәэсир итәргә мөмкин, чөнки чамадан тыш сарылык кеше энергиясен алып, депрессиягә юл ача

Искиткеч матур сары гәрәбә (янтарь) ташын беләсезме? Беләсез, әлбәттә. Менә шул алтынсу бал төсендәге гәрәбә хуҗасына рухи күтәренкелек бирә, акча эшләрендә уңыш китерә, сәламәтлеген саклый дип санала.

Сары төс — уңыш төсе. Сары төс баш мие эшчәнлеген яхшырта, кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, оптимизм хисләре уята. Моны син үзең дә тикшереп карый аласың. Мәсәлән, эштәге берәр күңелсезлектән соң өстәлеңә сап-сары розалар (тюльпан яисә тузганак та ярый) утыртып куй. Бу манзараны күргән җитәкчең, эшен бик ярата икән, дип уйларга мөмкин. Ә син үзең шул арада сары төстән энергия җыеп, бер-бер артлы матур тәкъдимнәр дә кертә аласың.

Төшенкелеккә бирелмәскә, оптимист булырга өйрәнергә кирәк. Дөнья төрле вакыйгаларга, төрле төсләргә бай...

Айнагөл Вәлиева фотосы.

 

Кулланылды

 

Автор:
Читайте нас в