Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2022, 10:57

Вакытында мөрәҗәгать итү хәерле

Балтач районында ОРВИ авыруы арта бара. Узган атнада авыручылар саны 77 кешегә арткан, шуларның 69ы-балалар. Яллар алдыннан һәркем өчен кирәк мәгълүмат.

Вакытында мөрәҗәгать итү хәерле
Вакытында мөрәҗәгать итү хәерле

Авыруның беренче билгеләрендә (борын агып төшү, тамак төбе кычытып тору, температура күтәрелү, гомуми авыру, баш авырту, йөткерү) эшкә, уку йортына барырга, баланы  балалар коллективына җибәрергә ярамый. Табибны өйгә чакырырга кирәк. Грипп  ике яшькә кадәрге балалар, 65 яшьтән өлкәннәр һәм кайбер авырулар белән төрле яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч. Мәсәлән, хроник йөрәк, үпкә, бөер, кан һәм метаболик авырулар (мәсәлән, шикәр диабеты) яки иммун системасы какшаган очракта, шулай ук йөклеләргә.

Табибка мәрәҗәгать итегез, үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табиб кирәк дип таба икән дәваханәдә дәваланырга кирәк.  

 Кабатлап әйтү артык булмас, 2022 елның 7 декабреннән Балтач үзәк дәваханәсе поликлиникасының эш режимы үзгәрде:

эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү белән 20.00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне 8.00 дән 17.00 сәгатькә  кадәр, шалтыратулар белән 16.00 сәгатькә  кадәр,якшәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Регистратура телефоны: 8-347-53-2-14-49; Башкортстан Республикасы Селаметлек саклау министрлыгы колл-үзегенең телефоны: 122 (доб.2).

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: