Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 Май 2022, 16:13

Янә тазару турында

Кешенең гәүдә авырлыгы төрлечә. Сәламәтлек өчен ул нинди йогынтыда. Ябыгу өчен ни кирәк.

Кинәт кенә артык килограммнар җыя башлау ниндидер авыру билгесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә моны игътибарсыз уздырып җибәрергә ярамый. 

1. Өстәвенә, арыйсың да икән, димәк, бу – гипотиреоз булырга мөмкин 

Кеше кинәт тазарып киткән очракта, иң беренче шушы чиргә тикшерәләр. Калкансыман биз (щитовидная железа) метаболизмны җайга салырга ярдәм итә. Әгәр ул начар эшли икән, ашкайнату процессы тизлеге акырыная.  
Хәлсезлек, тиренең артык коры булуы, чәч коелу – болар да шушы чир аркасында булырга мөмкин.  
Сүз уңаеннан: аны дәвалау авыр түгел. 
   
2. Әгәр күрем даими килми икән – поликистоз булырга мөмкин 

Һәр бишенче хатын-кыз моңардан җәфалана. Эчке секреция бизләре системасы дөрес эшләмәү аркасында, организмда шактый тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин: күрем күрү бозылырга, биттә төкләр үсә башларга, мигрень җәфаларга... Поликистоз организмның инсулин белән ничек идарә итүенә дә тәэсир итәргә мөмкин.  

3. Әгәр гел стресс халәтендә яшисең икән  – депрессия булырга мөмкин 

Әгәр стресс халәтеннән чыгып тормыйсың икән, организм бертуктамый адреналин һәм кортизол бүлеп чыгара: шуңа күрә мондый очракта  тазарып киткәнгә гаҗәпләнергә дә кирәкми. Өстәвенә начар йоклыйсың, бик тиз арасың, бернәрсәдә гамең калмаган икән, синдә депрессия булырга да мөмкин.  

4. Әгәр төннәрен йокламыйсың – йокысызлыктан интегәсең икән  

Төннәрен йоклый алмый башласаң – авырлыгың артуын көт тә тор. Кеше начар йокласа, аның организмында метаболизм, ягъни матдәләр алмашы бик акырыная.   


5. Әгәр май катламы гел көтмәгән урыннарда туплана икән – Кушинг синдромы булырга мөмкин 

Бу чир бик сирәк очрый: бер миллионга – 10-15 кешедә генә. Канда кортизол күләме артканлыктан килеп чыга ул. Май катламы эчтә һәм җилкәдә тупланырга мөмкин  – шул ук вакытта ботлар бик зифа кала. Кешедә мондый синдром бар икән, аның энергиясе кими, шикәр чире башлана, кан басымы, холестерины күтәрелә.   

Чыганак:

Янә тазару турында
Янә тазару турында
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: