Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 март 2022, 10:46

Баш врач —Салават Гыйльметдинов

Бүгеннән Салават Гыйльметдинов Балтач үзәк  дәваханәсенең баш врачы сыйфатында хезмәт юлын дәвам итә.

"Салават Гыйльметдиновны билгеләнүе белән котлыйм! Бүгенге көннән ул - Балтач үзәк район  хастаханәсенең баш врачы. Ышанам ки, Салават Фаатович сәламәтлек саклауда үз эшчәнлегенең алдагы этаплары өчен туплаган тәҗрибә районыбызның медицина учреждениесендә җитәкчелек эшендә кирәк булачак. Салават Фаатович, сезгә һөнәри потенциалыгызны мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашырырга, үсәргә һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска телим. Безнең уртак планнарыбыз күп. Бу «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары буенча чараларны гамәлгә ашыру: ФАПлар төзү, СВА, кыйммәтле җиһазлар сатып алу. Әмма иң мөһиме - район халкы өчен мөмкин булган медицина ярдәмен оештыру. Уңышлар сезгә!"—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  социаль челтәрләрендәге үз профилендә.

Изге эштә уңышлар телик.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: