Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2022, 10:50

Мәкерле чир турында белү кирәк

Аның белән чирләмәс өчен нинди кагыйдә бар?

Авыру турында иң мөһиме.

Туберкулёз—микобактерияләр китереп чыгарган йогышлы авыру. Үпкәләрнең зарарлануы ешрак күзәтелә, сөяк тукымасы, буыннар, тире, сидек-җенес органнары, күзләрне зарарлавы сирәгрәк очрый. Авыру бик күптән барлыкка килгән һәм бик киң таралган булган. Моңа сөяк тукымасының туберкулез үзгәрешләре белән табылган таш гасыр калдыклары дәлил булып тора. Гиппократ үпкәдән кан савуы, организмның нык хәлсезләнүе, йөткерүе һәм күп юеш-лайла, авыр интоксикация бүлеп чыгару белән авыруның читен формаларын тасвирлый. Ул нигездә һава-тамчы юлы белән күчә, ләкин авыруның әйберләре аша, азык аша (авыру хайванның сөте, йомырка) йоктыру ихтималы бар.

Хәвеф-хәтәр төркеменә кечкенә балалар, өлкәннәр, СПИД һәм ВИЧ инфекция белән авыручылар керә. Әгәр дә кеше еш кына артык суыкта көн итсә, дымлы, начар җылытыла торган бинада яши икән, шулай ук авыру таралу ихтималы зур. Еш кына туберкулёз үзен иртә стадияләрдә берничек тә күрсәтми. Ачык билгеләр барлыкка килгәндә, ул инде бөтен яктан үсешергә мөмкин, ә вакытында һәм сыйфатлы дәвалануы булмаганда, үлемгә китерә ала.

Шуңа бәйле рәвештә ел саен уздырылган медицина тикшерүе һәм флюорография тикшерүе иң яхшы профилактика булып тора. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, физик активлык, саф һавада йөрү авыруны профилактикалауда мөһим. Балаларга килгәндә, кисәтү чаралары сыйфатында яңа туган балаларга БЦЖ прививка ясау кирәк, ә алга таба ел саен авыруны башлангыч этапта ачыклау өчен Манту реакциясен тикшерү үткәрелә.

 Туберкулез турында биш факт.

Туберкулёз—дөньядагы үлемнең төп ун сәбәбенең берсе. ВОЗ мәгълүматлары буенча, дөньякүләм халыкның якынча өчтән бере туберкулёз бактериясе белән зарарланган, ләкин бу кешеләрнең бик аз өлеше генә авырый. Күп еллар дәвамында Кох бацилласы эволюция этабын үтте һәм бүген күпчелек дару препаратларына чыдам туберкулёз очрый. Бу авыру бик катлаулы һәм озак юкка чыгарыла. Бер үк вакытта берничә дару препаратын ярты ел дәвамында, ә кайбер очракларда ике елга кадәр кабул итәргә кирәк. Еш кына хирургия  операциясе таләп ителә. Америка профессоры Себастьян Ган һәм аның командасы тарафыннан вирус штаммнарының алты төркеме барлыгы ачыкланган, аларның һәркайсы билгеле бер дөнья өлешендә күренә һәм билгеле бер географик урынга бәйләнгән.

Рафаэль ШАФИЕВ, табиб -фтизиатр

Мәкерле чир турында белү кирәк
Мәкерле чир турында белү кирәк
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: