Алар сигезәү. Нинди билгеләрме?
Мәгълүматларны анализлап, белгечләр омикрон-штаммның сигез үзенчәлекле башлангыч билгесен аерып күрсәткән.
Менә ул билгеләр:
* борын тыгылу, томау
*төчкерү
* тамакта ачыту тоелуы
**баш авырту
* бил авырту
* тән сызлау
*арыганлык
*төннәрен тирләү.
Шушы билгеләр күзәтелгәндә үз саулыгыгызга аеруча игътибарлы булыгыз, табиб күрсәтмәсенә таяныгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!