Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2021, 17:14

Бәйрәм кичәсе нәниләр күңеленә хуш килде

Бүген Иске Балтач авылының сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар hәм үсмерләрне тернәкләндерү бүлегенең актлар залында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәм кичәсе нәниләр күңеленә хуш килде
Бәйрәм кичәсе нәниләр күңеленә хуш килде

Чарада район Хакимияте башлыгының кадрлар hәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова hәм реабтлитация үзәге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Шафиковалар бәйрәм уңаеннан балаларны ихлас күңелдән тәбрик иттеләр. Инзилә Әдип кызы нәниләргә  истәлекле бүләкләр тапшырды.

Социаль педагог Җәмилә Гарифуллина  әзерләп алып барган чарада балаларның хокуклары турында сүз алып барылды. Шатлык-куанычларга, кызыклы биремнәр, мавыктыргыч уеннарга, көтелмәгән сюрпризларга бай булды ул. Чараны музыкаль яктан Роберт Шәйдуллов бизәде, Ә Ленара Солтанова исә, үз тырышлыгы белән актлар залын ямьләп, бәйрәм кәефе керетте.

Бәйрәм ахырында балалар өчен балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр  аларның күңеленә хуш килде.

Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, үзләренең мәхәббәтләрен hәм иҗатларын бүләк иттеләр.

Бәйрәм бик кызыклы hәм күңелле үтте. Балалар шатлык, тылсымлылык hәм күңел ачу атмосферасына чуму мөмкинлеге алдылар.

Тулырак гәзит битләреннән укырсыз.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: