Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 ноябрь 2021, 11:29

Яман шеш авыруы җиңеләчәк!

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Яман шеш авыруы җиңеләчәк!
Яман шеш авыруы җиңеләчәк!

 

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда 2027 елга кадәр генетик технологияләрне үстерүнең федераль фәнни-техник программасын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар.

– Ике ел элек без генетик технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән махсус программа эшләтеп җибәрдек. Безнең барлык фәнни, технологик проектлар да үз алдыбызга агымдагы унъеллыкка куйган үсеш максатларына ирешүгә юнәлтелергә тиеш, – диде үзенең чыгышында Владимир Путин.

 Аның сүзләрен Хөкүмәт рәисе урынбасарына тулыландырды.

– 2019 елдан башлап генетик технологияләрне үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, төп оешма  – Курчатов институты. Аның составына федераль башкарма хакимият органнары, Россия Фәннәр академиясе, әйдәп баручы галимнәр, фәнни фондлар һәм индустриаль партнерлар вәкилләре керә. 2020 елда программаны өч еллык чорга гамәлгә ашыру планы һәм программа кысаларында тормышка ашырыла торган фәнни тикшеренүләр планы расланды. Программаның гомуми бюджеты  127 миллиард сум тәшкил итә, шуның 111,5 миллиард сумы федераль бюджет, – диде Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова.

Киңәшмәдә генетика, селекция өлкәсендәге үсеш, рак һәм ковид авыруларына каршы яңа технологияләр турында да сүз алып барылды.

 Чыганак

Фото: m.fotostrana.ru

Яман шеш авыруы җиңеләчәк!
Яман шеш авыруы җиңеләчәк!
Автор:
Читайте нас: