Көн саен Балтач үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе каршындагы гаиләне планлаштыру кабинетында коронавируска каршы мәктәп эшли. Мәктәпнең соңгы занятиесендә баш табиб вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов катнашты.
Бу көнне табиб - терапевт, акушер-гинекологның йөкле хатын-кызларга вакцинация ясау алдыннан консультациясе оештырылды.
Йөкле хатын-кызларга йөклелекнең икенче-өченче триместрында (йөклелекнең 22 атнасыннан) коронавирус инфекциясеннән Гам-КОВИД вакцинасы белән вакцина ясатырга була. Спутник Лайт, КовиВак һәм Эпиваккорона йөкле хатын-кызларга киңәш ителми.
—Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник рекомендацияләренә ярашлы, авыр йөкле хатын-кызларга COVID-19 (симерү, үпкәләрнең хроник авырулары, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкологик авырулар, бөерләрнең хроник авырулары, бавыр авырулары булган очракларда) авыр үтү хәвефе булганда йөкле хатын-кызның үз ризалыгы нигезендә 22 атнадан башлап вакцинацияләнергә киңәш ителә. Сезгә һәм булачак сабыйларга сәламәтлек телибез!— ди район ак халатлылары.